Тормыш дәвам итә: Сарсазбагражлылар куйган спектакль
Сарсаз-Баграж мәдәният йорты үзешчәннәре район театры фестиваленә кушылды.
Алар Ләйсән Гарипованың "Тормыш дәвам итә" пьесасын сәхнәләштерде. Вакыйга сугыштан соңгы елларда авылда бара. 1945 елның җәе. Хәбәрсез югалды дигән кәгазь килсә дә, һәр гаилә әтиләрен, улларын, кызларын өмет белән сугыштан көтәләр. Сугыш афәтен искә алмаган бер генә көн дә юк.
“Спектакльдә халыкның фидакарь хезмәте, төрле милләт халкы бербөтен булып, ярдәмләшеп яшәве, күршеләрнең бер-берсенә таяныч булуы чагыла. Сугыш чоры балаларының да ачы язмышы искә алына. Бик авыр елларда да авылда җыр-моң онытылмый”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Алексей Герасимов.
Авылы үзешчәннәре тарафыннан башкарылган һәр роль югары дәрәҗәдә иде. Күңелне иң сөендергәне — буыннар чылбырының өзелмәве. Спектакльдә өлкәннәр белән рәттән балалар да уйнады. Спектакльнең эчтәлекле, йөрәкләрне айкап алырдай күренешләре күңедә искиткеч матур тәэсирләр калдырды
Һәркемнең үз гаиләсе, үз мәшәкатьләре дигәндәй, ә бер спектакльне әзерләү өчен генә дә күпме вакыт сарыф ителә, репетицияләр ясала. Менә алар – вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча һәр көн репетицияләргә йөргән һәм спектакльне югары дәрәҗәдә иткән авылның талантлы үзешчәннәре: Галина һәм Эдуард Белголовлар, Алексей Герасимов, Роза Иванова, Иван Минеев, Альберт Меньшов, Светлана Рябова, Марина Халикова, Мария Журавлева, Роза Герасимова, Вадим Мартемьянов, Марсель Романов.
Аларның барысына да алга таба да иҗади уңышлар телибез.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев