Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Спектакль — тәрбия чарасы

Югары Шепкә үзешчәннәре «Театр призмасы аша батырлык» район фестивале кысаларында Гөлшат Әхмәтхуҗинаның «Ничек түзә бу йөрәк?» трагикомедиясен сәхнәләштерде.

Хәзер авыл үзешчәннәре әлеге спектакль белән район авылларына чыга.

Бу тамашада кешелеклелек һәм яхшы мөнәсәбәтләр дөньясы чагыла. Гадәттә каенана дорфа, кире образ булса, бу юлы килен усал каенана ролендә. Әнисә каенанасы Нәфисәгә көн күрсәтми. Каенана гөлләргә су сипкәне өчен дә килененнән шелтә ала. Улы Сәгыйт тә йомшак характерлы. Ә кызлары Аида зур әнисе ягында. Нәфисә картлар йортына чыгып китәргә карар иткәндә дә аңардан калмаска риза.

Рәнҗетүләрнең чигенә җиткән Нәфисә көннәрнең берсендә ялгыз ир, рәссам Фәрит белән таныша. Күп тә үтми, Фәрит Нәфисәне хәләл җефете итеп күрергә теләвен белдерә. Бу карар хәтта дорфа киленгә аяз көнне яшен суккандай була. Фәрит Нәфисә йортына килә. Тик Нәфисәнең шатлыктан йөрәге тотып вафат була. Их, күпме рәнҗетүләрне түздең, әни, ә шатлыкны күтәрә алмадың, дип елый Сәгыйт, ә Әнисә «Рәнҗетүләрем өчен гафу ит, каенанам», дип үкенү хисләрен белдерә спектакль ахырында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев