Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Музыканы аңларга өйрәтүче

Зәй музыка мәктәбе укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Кадыйрованың укучылары у төрле дәрәҗәдәге конкурс-фестивальләрдә катнашып, һәрвакыт җиңүләр яулыйлар.

Кеше гомер буе музыка белән бергә атлый. Бигрәк тә балачакта алган музыкаль тәэсирләр нык истә кала. Зәй музыка мәктәбе укытучысы Люция Кадыйрова 40 елга якын гомерен балаларга музыкаль тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган.

Люция Павловнаны хаклы рәвештә шәһәрдә виолончель мәктәбенә нигез салучы, әлеге инструментны актив пропагандалаучы, дияргә була.  Аның укучылары төрле дәрәҗәдәге конкурс-фестивальләрдә катнашып, һәрвакыт җиңүләр яулыйлар.   2017 елда Люция Кадыйрова  “Балалар музыка мәктәбенең иң яхшы укытучысы” номинациясендә Зәй муниципаль районы  башлыгы гранты  җиңүче булды. 2019 елда мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын яулады.

Укучысы Азалия Рыжова “Музыка осталары” Халыкара фестиваленең сайлап алу конкурсында җиңү яулады. Фестиваль кысаларында, конкурста җиңүче буларак, ул Президент грантлары фонды хисабына Accademia Musicale Praeneste доценты Георгий Гусевның семинарларында, иҗади очрашуларда, мастер-классларда катнашты. Шулай ук Азалия, сайлап алу сынауларын уңышлы узып, Сочи шәһәренең «Сириус» үзәгендә «Сәнгать» юнәлеше буенча белем алды.

Люция Павловнаның тагын бер шәкерте - Виктория Уразайкина  Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында  сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика мәгариф үзәгендә катнаша.

Бу кызлар - шулай ук  «Иртәгәге йолдызлар» республика иҗади программасы финалистлары.

2021 елда Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында  яшьләр симфоник оркестрының грандиоз концертлары узды.  Әлеге концертларда «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән Зәй музыка мәктәбеннән яшь музыкантлар,  Люция Павловнаның укучылары Арина Столярова  һәм Виктория Уразайкина чакырылды. Талантлы яшь башкаручылар зур профессиональ сәхнәдә концертларда чыгыш ясау өчен уникаль мөмкинлек алдылар.

Шулай ук аның укучылары «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» проектларында актив катнашалар. 1998 елдан башлап «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестиваль-конкурсында Люция Павловнаның укучылары 51 призлы урын яулады.

Люция Павловнаның һөнәри юлын дәвам итүчеләр дә бар. Елизавета Лисина Зәй балалар музыка мәктәбендә укытучы булып эшли. Азалия Рыжова Чаллы сәнгать көллиятен тәмамлый, ә апалы-сеңеле Виктория һәм Маргарита Уразайкиналар хәзерге вакытта Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә укыйлар.  

Ә кызы Лилия Зәй балалар музыка мәктәбен 1992 елда скрипка классы буенча тәмамлаган. Чаллы сәнгать көллиятендә һөнәри белем алып, Свердловск дәүләт академия филармониясенең Урал дәүләт академия филармония оркестрында эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев