13 октябрьдә Зәй үзәк китапханәсенең татар әдәбияты бүлегендә якташыбыз Мөдәррис Әгъләмовның тууына 80 ел тулу уңаеннан әдәби белешмә сәгате узды.
Чарага Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең V Б класс укучылары чакырылды.
Китапханә хезмәткәрләре укучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, аларга «Замана Тукае» дигән презентация күрсәтте, китап күргәзмәсе янында әңгәмә уздырылды.
Шигърияткә гашыйк укучылар Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләрен, балладаларын, аның сүзләренә язылган җырларын тыңлап үттеләр. Шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләре дә бар: ул иҗатында балаларның күңел дөньясын, табигатьне, дуслыкны, туган җирне чагылдырган. Укучылар шул шигырьләр буенча рәсемнәр ясады, әдипнең иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап бирде.
Татар шигъриятенә бай мирас калдырган Мөдәррис Әгъләмовның якты истәлеге халык күңелендә мәңге сакланыр.
- фотолар үзәк китапханәдән
Нет комментариев