Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш ярышлары узачак
Яңалыклар

Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш ярышлары узачак

23, 24 октябрьдә Зәй шәһәренең көрәш сараенда Зәй районының элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш ярышлары узачак.

Әлеге мәртәбәле ярышларга республика һәм Россия төбәкләреннән 200дән артык көрәшче килүе көтелә. Бу хакта Татарстан Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларны тантаналы рәвештә ачу чарасы, көн дәвамында төрле авырлык үлчәүләрендә алышлар узачак. Көрәшнең иң кызыклы өлеше – ярымфинал, финал алышлары һәм җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү көтелә.

 


Нет комментариев