Зәй районында Канаш авылы юлы төзекләндерелгәннән соң тантаналы төстә ачылды
Көн темасы

Зәй районында Канаш авылы юлы төзекләндерелгәннән соң тантаналы төстә ачылды

Бүген тагын бер мөһим юл - Канаш авылы юлы реконструкциядән соң тантаналы рәвештә ачылды. Вакыйга «2026 елга яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының бер өлеше булды: программа автомобиль юлларын һәм ясалма юл корылмаларын норматив хәлгә китерүгә юнәлдерелгән.

Мәртәбәле кунаклар катнашында юлны ачу

Әлеге юлларда капиталь ремонт эшләрен «Волга‑Автодор» ҖЧШ алып барды. Объектны ачу тантанасы район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин,  Башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев,  Зәй автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Дмитрий Шашин һәм башка  бик күп мәртәбәле кунаклар катнашында узды.

Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов чыгышында яңа юлларның район өчен генә түгел, бөтен республикакүләмендә әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасы Рәисенә, юл төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде.

-Юл төзелеше эшләренең сыйфатлы, билгеле бер вакытта башкарылуын күрү сөендерә. Моның өчен заказчыларга да, әлеге юл подрядчыларына да рәхмәт белдерәсе килә. Нәкъ менә төзүчеләр үзеннән соң матур эшләр калдыра, алар белән еллар буе сокланырга мөмкин, — диде чыгышында Разиф Галиевич.

Яңа юл — авыл тормышы сыйфатының үсеше

Әлеге яктагы авыллар халкы өчен яңа участок - ул яңартылган юл полотносы гына түгел, ә барыннан да элек хәрәкәт куркынычсызлыгы һәм машина йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен уңайлылык. Юл инфраструктурасын яхшырту авылларда тормыш сыйфатына һәм хәрәкәт итүнең уңайлылыгына турыдан-туры йогынты ясый. 

Тантанага җыелучыларга шулай ук сәламләү сүзе белән  «Волга‑Автодор» ҖЧШ директоры урынбасары Марат Анисимов мөрәҗәгать итте. Тантана кысаларында катнашучылар символик билгене әйләндереп, яңа юлны ачтылар. Традиция буенча, яңартылган юлдан беренче булып йөк автомобильләре узды.


Нет комментариев