Яңалыклар

Яңа туган балага бердәм пособие хәзер үзеннән-үзе билгеләнә

2026 елның башыннан Татарстанда яңа туган балаларның ата-аналары бердәм пособиены проактив форматта ала.

Пособиене түләү срогы ничек билгеләнә

Түләү ата-аналар мөрәҗәгать итүсез, автомат рәвештә рәсмиләштерелә: ЗАГС органнарыннан бала турындагы мәгълүмат килгәч, Социаль фонд түләүне үзе билгели. Өлкән балаларга билгеләнгән пособиеләрнең түләү срогы һәм күләме яңа туган сабый өчен дә саклана.

Беренче түләү тәртибе хатын-кызның йөклелек вакытында бердәм пособие алу-алмавына бәйле. Әнигә түләү билгеләнгән булса, ул бала туган ай дәвамында саклана, киләсе айдан пособие яңа туган балага күчә. Йөклелек вакытында түләү алмаган хатын-кызларда пособие бала туган айда ук башлана. Гаиләдә берничә балага пособие төрле чорларга билгеләнгән очракта, түләү срогы гамәлдәге срокларның иң соңгысы буенча билгеләнә; соңгы аенда барлык балаларга да гариза биреп, ата-аналар түләүләрне синхронлаштыра ала.

Пособиене кайда һәм ничек рәсмиләштерергә

Яңа туган бала гаиләдә беренче бала булып, пособие элегрәк билгеләнмәгән булса, мөрәҗәгать тәртибе гамәлдә: түләүне «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яки Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп рәсмиләштерергә мөмкин. Мондый очракта түләүгә хокук гаиләнең керемнәрен, мөлкәтен һәм мәшгульлеген исәпкә алып билгеләнә.

— Проактив формат ата-аналарга бала туганнан соң инде файдаланып килгән ярдәм чараларын өстәмә рәсмиләштерүгә вакыт югалтмаска мөмкинлек бирә. Фонд бүлегенә кирәкле мәгълүматлар ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында керә, ә пособие билгеләү турындагы мәгълүмат «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетка җибәрелә, — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.


Нет комментариев