Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров шәһәр территориясендә рөхсәт ителмәгән чүплекләргә каршы көрәш мәсьәләләре буенча сорауларга җавап бирде.
— Илнур Назирович, шәһәрдә рөхсәт ителмәгән чүплекләр проблемасы ни дәрәҗәдә кискен тора?
— Кызганычка каршы, шәһәр территориясендә рөхсәт ителмәгән чүплекләр барлыкка килү очраклары вакыт-вакыт теркәлеп тора. Бу — эстетик күренеш кенә түгел, ә әйләнә-тирә мохиткә, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм туфракка турыдан-туры янаган куркыныч. Стихияле чүплекләр еш кына урман массивларында, ярларда һәм шәхси сектор читләрендә барлыкка килә. Анда көнкүреш калдыклары, төзелеш чүпләре, кайвакыт хәтта куркыныч матдәләр дә эләгә. Алар черегәндә агулы матдәләр бүлеп чыгара, җир асты суларын пычрата һәм инфекция таратучыларны җәлеп итә.
— Администрация нинди чаралар күрә?
— Без бу проблеманың комплекслы чишелеш таләп иткәнен аңлыйбыз: бер яктан, төзелеш чүпләрен, иске җиһазларны, автошиналарны һәм башкаларны законлы рәвештә чыгару өчен урыннар оештыру, икенче яктан — хокук бозучылар өчен җәзаның котылгысыз булуы. Шәһәр администрациясе хокук саклау органнары һәм экологик күзәтчелек белән берлектә территорияне контрольдә тотуны көчәйтә. Даими рәвештә рейдлар үткәрелә, гражданнарның мөрәҗәгатьләре карала. Без барлык шәһәрлеләрне җаваплы булырга чакырабыз: чүпне билгеләнмәгән урыннарга ташламаска һәм ачыкланган чүплекләр турында безгә хәбәр итәргә кирәк.
— Кагыйдә бозучыларга нинди җәзалар каралган?
— Россия Федерациясе законнарында калдыкларны рөхсәтсез түккән өчен зур штрафлар каралган. Административ хокук бозулар турындагы кодексының 8.2 маддәсе нигезендә, гражданнар өчен штраф күләме бер меңнән ике мең сумга кадәр тәшкил итә. Вазыйфаи затлар өчен — ун меңнән утыз мең сумга кадәр.
Шәхси эшкуарлар утыз меңнән илле мең сумга кадәр, ә юридик затлар йөз меңнән ике йөз илле мең сумга кадәр штраф түләргә мөмкин. Моннан тыш, хокук бозучы үз хисабына чүплекне бетерергә һәм җирнең элеккеге хәлен торгызырга бурычлы. Татарстан Республикасында федераль законнарны тулыландыручы төбәк төзекләндерү кагыйдәләре дә гамәлдә. Без гаеплеләрне җаваплылыкка тарту практикасын дәвам итәчәкбез.
— Җирле халык ничек ярдәм итә ала?
— Әгәр сез рөхсәтсез чүплек барлыкка килүенә шаһит булсагыз, зинһар, бу хакта шәһәрнең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә яки дәүләт хезмәтләре порталы аша хәбәр итегез. Шәһәрнең чисталыгы һәрберебездән тора. Бергәләп без Зәй табигатен киләчәк буыннар өчен чиста һәм имин саклап кала алабыз.
Нет комментариев