«Кояшкай» бакчасында яшь янгын сүндерүчеләр дружинасына кабул итү тантанасы узды
Яңалыклар

«Кояшкай» бакчасында яшь янгын сүндерүчеләр дружинасына кабул итү тантанасы узды

«Беренчеләр хәрәкәте» пилот төркеме тәрбияләнүчеләренең яшь янгын сүндерүчеләр дружинасына кабул итү тантанасы Зәй шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасында узды.

Тантаналы чарага Зәй муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлегенең өлкән дознавателе Лилия  Писарева һәм «ВДПО» ТРО АҖнең Зәй участогы җитәкчесе Любовь Асташина чакырылды.

Чарада балалар шигырьләр сөйләде,  янгын иминлеге таләпләре буенча сорауларга җавап бирде, шулай ук үзләренең чыдамлыгын күрсәткән ярышларда катнашты.

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр физик мөмкинлекләрен күрсәтеп, балалар әңгәмәдә һәм уеннарда актив катнашты. Иң мөһиме — хәзер алар бәлагә юл куймауны төгәл беләчәкләр.

Балалар яшь янгын сүндерүчеләр дружинасына керүгә лаек булуларын исбатлады. Аларга тантаналы рәвештә яшь янгын сүндерүче пилоткалары һәм таныклыклары тапшырылды.
 


Нет комментариев