Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Мәдәниятле авыл

Югары Мәлемдә элек-электән сәнгатькә битараф булмаган халык яши.

Яшь егет һәм кызлары-бызның да мәдәният юлын сайлаулары аеруча сөендерә. Бүгенге көндә шул өлкәдә хезмәт ку-ючы яшьләребез турында сөйлисе килә.

Таңсылу Сибгатуллина сабый чакта, мөгаен, сәхнәдә тәпи киткәндер, чөнки аның әтисе белән әнисе озак еллар Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли. Таңсылу театрда үсә, биш яшендә инде беренче рольләрен башкара. Югары Мәлем урта мәктәбен тәмамлагач, әти-әнисе юлын сайлап, Казанга юл тота. Казан театр училищесын тәмамлап, бүгенге көндә Түбән Кама татар дәүләт драма театрында артист булып хезмәт куя.

Биюче егетебез — Руслан Максимов. Кечкенәдән үк шул һөнәр турында хыялланып, мәктәп эс-кәмиясеннән үк үзенә максат куеп, шул максатына ирешкән үҗәт егет ул. Дәресләрдән соң атнага өч-дүрт тапкыр авылдан Зәй шәһәренә барып, «Каприз» бию түгәрәгендә шөгыльләнә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, укуын алты ел Чаллыда дәвам итә. Чаллы сәнгать колледжын тәмамлап, җыр һәм бию ансамбленең балет артисты булу белән беррәттән, бию коллективы укытучысы белгечлеге буенча диплом алып чыга. Бүген ул филармониядә эшли. Үз эшенә гашыйк якташыбыз «Казан» бию ансамбле белән илебезнең төрле шәһәрләрендә чыгышлар ясый.


Шулай ук кечкенәдән сәнгатькә гашыйк кызыбыз — Илүзә Галиуллина. Ул да көн саен диярлек Зәй шәһәренә «Мирас» ансамбленә йөреп, вокал белән шөгыльләнә. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, бүгенге көндә Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә белгеч булып эшли.

«Керәшеннәрнең милли гореф-гадәтләре миңа кечкенәдән таныш, якын», — ди Илүзә.

Хезмәттәшләре белән керәшеннәр яшәгән якларга экспедицияләргә йөри, төрле мәдәни чара-ларда чыгыш ясый. Мөмкинлек чыккан саен авылыбыз мәдәният йортында уза торган концертларда җырлап, үзенең моңлы тавышы белән авылдашларын сөендерә.

Миләүшә Хәйруллина, Югары Мәлем мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев