Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Югарымәлемлеләр «Мин исән, әни!» хикәятен сәхнәләштерде

Югары Мәлем мәдәният йортының «Балкыш» халык театры «Мин исән, әни!» дип исемләнгән ретроспектив хикәятне сәхнәләштереп, тамашачы хөкеменә тәкъдим итте.

Тамаша районда Батырлык һәм бердәмлек елы уңаеннан уздырылучы «Театр призмасы аша батырлык» район фестивале кысаларында әзерләнде. Тамашачы хөкеменә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тәкъдим ителде.

Спектакльнең эчтәлеге бүгенге көн кадагына суга. Ул илебез өчен авыр сынауга әверелгән өч чорны үз эченә ала: Бөек Ватан сугышы, әфган сугышы, махсус хәрби операция.

Бүгенге көндә дә, моннан 79 ел элек Ватан сагына баскан ата-бабаларыбыз кебек үк, ир-егетләребез Ватан иминлеген саклап фронтка китәләр. Һәм шул вакыттагы кебек, без алардан хәбәрләр көтәбез, тылдагылар бергәләп җиңүне якынайтырга ярдәм итәбез. Яу кырындагы газиз улларыннан әниләр хәбәр көтеп яши.

Махсус хәрби операциядә катнашучы солдат ролен уйнаган Руслан Николаев образы аша Ватан сагына баскан егетләребез өчен борчылып, һәркем аларның исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтуларын теләп утырды. Яу кырында барган бәрелешләр, госпитальдә дәваланучы яралылар, тылда хезмәт куючы хатын-кызлар... Тамашада уйнаучы 19 үзешчән артистның уеннары искиткеч! Сценарий авторы Миләүшә Хәйруллина, режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин спектакльне куюда зур көч куйганнар. Тамаша зур эзләнүләр аша, төрле чыганакларга нигезләнеп әзерләнгән.

—Авылдашларыбыз алдында хикәятне куйганда тамашачыларның күбесенең елап утыруын күрдек. Менә шушы күз яшьләре безнең иҗатыбызга зур бәһа дә инде. Кешеләрнең йөрәгенә үтеп керә алганбыз икән, димәк, тырышлыгыбыз бушка булмаган, — ди мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев