Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Югары Мәлемдә буыннан-буынга күчә мәдәният

Югары Мәлемдә элек-электән сәнгатькә битараф булмаган халык яши. Яшь егет һәм кызларыбызның да мәдәният юлын сайлаулары аеруча сөендерә. Бүгенге көндә шул өлкәдә хезмәт куючы яшьләребез турында сөйлисе килә.

Биюче егетебез - Руслан Максимов. Кечкенәдән үк шул һөнәр турында хыялланып, мәктәп эскәмиясеннән үк үзенә максат куеп, шул максатына ирешкән үҗәт егет ул. Дәресләрдән соң атнага өч-дүрт тапкыр авылдан Зәй шәһәренә барып, “Каприз“ бию түгәрәгендә шөгыльләнә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач,  укуын алты ел Чаллыда дәвам итә. Чаллы сәнгать колледжын тәмамлап, җыр һәм бию ансамбленең балет артисты булу белән беррәттән,  бию коллективы укытучысы белгечлеге буенча диплом алып чыга.  Бүген ул филармониядә  эшли. Үз эшенә гашыйк якташыбыз “Казан” бию ансамбле белән илебезнең төрле шәһәрләрендә чыгышлар ясый.

  Шулай ук кечкенәдән сәнгатькә гашыйк кызыбыз - Илүзә Галиуллина. Ул да көн саен диярлек Зәй шәһәренә “Мирас” ансамбленә йөреп, вокал белән шөгыльләнә. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, бүгенге көндә Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәгендә белгеч булып эшли. “Керәшеннәрнең милли гореф-гадәтләре миңа кечкенәдән таныш, якын”, - ди Илүзә. Хезмәттәшләре белән керәшеннәр яшәгән якларга экспедицияләргә йөри, төрле мәдәни чараларда чыгыш ясый. Мөмкинлек чыккан саен авылыбыз мәдәният йортында уза торган  концертларда  җырлап, үзенең моңлы тавышы белән авылдашларын сөендерә.

 Икенче кызыбыз - Таңсылу Сибгатуллина сабый чакта, мөгаен, сәхнәдә тәпи киткәндер, чөнки аның әтисе белән әнисе озак еллар Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли.Таңсылу театрда үсә, биш яшендә инде беренче рольләрен башкара. Югары Мәлем урта мәктәбен тәмамлагач, әти-әнисе юлын сайлап, Казанга юл тота. Казан театр училищесын тәмамлап, бүгенге көндә Түбән Кама татар  дәүләт драма театрында артист булып хезмәт куя.

Яшьләребезгә уңышлар телибез, аларның яңа үрләр яуласына ышанып калабыз! Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

Миләүшә Хәйруллина, Югары Мәлем мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев