11-12 октябрьдә Чаллыда «Наше время — Безнен заман» эшче яшьләрнең XII телевизион республика иҗат фестивале төбәк туры үтте.
Анда Зәйнең башкарма комитет командасы һәр номинациядә җиңүләр яулады.
«Музыка» (вокаль ансамбльләр), «Музыка» (кече форма), «Хореография» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә зәйлеләр беренче урыннарны алды. Шулай ук «Музыка» (кече форма) төркемендә Дмитрий Иванов аерым башкаручы буларак икенче урын алуга иреште.
Нәтиҗәдә фестивальнең төбәк турында зәйлеләр гомумкомандалар арасында беренче урын яулады. Хәзер алар район данын Казанда узачак суперфиналда 7-8 ноябрьдә яклаячак.
Нет комментариев