Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә Җиңү көне уңаеннан ветераннарга бүләкләр тапшырыла

Шәһәр-районда Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш ветераннары, концлагерьда булучылар, тыл хезмәтчәннәре – барлыгы 209 кеше ТР Рәисе һәм район башлыгы бүләкләрен алачак.

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан бүген район башлыгы Разиф Кәримов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып котлады.

Разиф Галиевич аларның хәлләрен белеште, якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән бүләкләр, котлау открыткалары тапшырды.

Зәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Леонид Мачтаков,  Анна Моисеева, Валентина Лыкова район башлыгыннан бүләкләр алып, ил-көнгә тынычлык теләде.

Анна Моисеевага 101 яшь. Ул Җиңү көнен түземсезлек белән көтә.

-Сәламәтлегем бөтенләй какшам китмәсә,  Җиңү парадына чыгачакмын, - ди Анна Ивановна.

Анна Ивановнаны котларга “Теремкәй” бакчасыннан кечкенә Дарья Хррамова да килгән иде. Ул фронт юлын шәфкать туташы буларак үткән ветеранга багышлап Роберт Рождественскийның “Помните” шигырен сөйләде.

Валентина Лыковага июль аенда 101 яшь тулачак. Ветеран үзен котларга килүчеләргә рәхмәтләре әйтте.  

Леонид Мачтаков кунакларның килүен түземсезлек белән көтте.

-Җиңү җиңел бирелмәде. Яшь егетләр, кызлар ил сагына басты. Ул миллионлаган корбаннар бәрабәренә, илебезнең халкының бердәм булуы нәтиҗәсендә  яуланды. Бүгенге көндә махсус хәрби операция бара. Мин Бөек Ватан сугышында Украинаны фашистлардан азат итүдә катнаштым. Биредә бик көчле бәрелешләр булды. Егетләребезнең дә исән-сау җиңү белән кайтуларын телим, - диде Леонид Яковлевич.

Ветеранны ул хезмәт куйган ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров станция коллективы исеменнән котлап, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев