Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә яңа автобуслар руле артында хәрәкәт итәчәк машина йөртүчеләргә имин юллар теләделәр

Бүген Зәйдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда район җитәкчелеге тарафыннан 5 яңа автобуска маршрутка чыгу өчен фатиха бирелде.

Әлеге автобусларны рәсми рәвештә район башкарма комитетыннан паасажирлар йөртү белән шөгыльләнүче «Авторитет» оешмасына тапшыру булды. Биш яңа автобусның дүртесе шәһәр урамнарында һәм Иске Зәй бистәсе маршруты буенча хәрәкәт итәчәк, ә бер автобусны Бохарай, Сармашбаш, Мәлем, Төги авыллары юнәлешендә йөртү күздә тотыла.

— Әле Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин соңгы юлламасында гына пассажирлар йөртүне яхшырту максатында актив эшләргә чакырган иде. Безнең республикада исә бу аерым программа булып инде гамәлдә булды. Без узган ел шәһәргә биш автобус кирәк булуын дәлилләп, документлар тутырып әлеге программага керә алдык. Һәм Татарстанда безнең районга кирәкле күләмдә автобуслар кайтарылды. Автобусларны заводка махсус барып, безнең машина йөртүчеләр үзләре алып кайтты, хәзер менә 8 март уңаеннан район халкына бүләк ясап без аларны иртәгә иртәнге сәгать 5тән маршрутка җибәрәбез, — диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Зәйдә пассажирлар йөртү буенча халык җыеннарында район җитәкчелегенә сораулар булды, шуны күздә тотып мәсьәлә хәл ителде. Шәһәр урамнары маршрутында бер тәүлек эчендә 800 пассажирга кадәр хезмәт күрсәтелә икән, бу исә транспорт чарасының ышанычлы булуын таләп итә.

Пассажирлар йөртү предприятиесенең автопаркы тулысынча яңартылды, бу исә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә, дип ассызыклый предприятие җитәкчесе Александр Басыров.

Ә яңа автобусларда тәҗрибәле машина йөртүчеләр эшләячәк, аларга хәтта бердәм формада курткалар да бирелде. Күкрәкләренә Зәй районы гербы беркетелгән киемнәр күзләрне иркәли.

— Әлбәттә, яңа транспорт чаралары белән идарә итү сөенечле вакыйга. Бу пассажирлар өчен дә уңайлы, без машина йөртүчеләргә дә заманча технологияләр белән эшләнгән тарнспортта хезмәт кую җиңеллеген тоярга мөмкинлек бирә, — дип елмая 40 ел автобус йөртү стажы булган Владимир Басыров.

Автобус йөртүчеләр барысы да район башлыгы кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев