Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ватан сагына — контракт белән

Районда контракт буенча хәрби хезмәткә җыю дәвам итә.

Соңгы елларда контракт буенча хезмәтне сайлап, Ватаныбыз иминлеген сакларга махсус хәрби операция зонасына китүчеләр шактый. Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов белән әңгәмәбез контракт буенча хезмәт һәм аның үзенчәлекләре хакында.

— Айрат Фоатович, районда контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне туплау буенча эш ничек бара?

— Хәрби комиссариат район җитәкчелеге белән бергә контракт буенча хезмәткә җыю буенча уртак эш алып бара. Район куелган планны үтәп килә. Агымдагы елда 80нән артык ир-егет контракт буенча хезмәтне сайлады. Шулай ук сроклы хезмәтне контракт буенча хезмәткә алыштыручылар да бар.

— Безнең районнан контракт буенча хезмәт итәргә китүчеләр хакында ни әйтер идегез?

— Контракт буенча хезмәтне сайлаучылар арасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да, армиядә хезмәт итүчеләр дә, армия хезмәтен үтмәүчеләр дә бар. Яшьләре дә төрле: 22дән 60 яшькә кадәр. Безнең өчен иң мөһиме акча түгел, ә Ватан сагына басу, ди күбесе.

— Мондый төр хезмәтне сайлаучыларга карата төп таләпләр нинди?

— Контракт буенча хезмәткә алынучы кандидатларга закон нигезендә төрле таләпләр куела. Әлеге шартларга туры килгән гражданин РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи ала. Сәламәтлекнең ныклы булуы — иң төп таләпләрнең берсе. Гражданинның элек хәрби хезмәттә булу, булмавы мөһим түгел, хәрби частькә килгәч, аны барысына да өйрәтәчәкләр. Контракт буенча хәрби хезмәткә 18 яшьтән 64 яшькә кадәрге ир-атлар алына.

— Контракт буенча хезмәтне сайлаучыларга акчалата түләүләрдә үзгәрешләр бар. Бу турыда да тулырак аңлатып китсәгез иде...

— Республикада контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә түләүне арттырдылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 1,05 миллион сумга кадәр арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Әлеге карар 31 июльгә кадәр Татарстанда контракт төзүчеләргә кагыла. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә каралган.

— Контракт буенча хезмәт итәргә барырга теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә ала?

— Иң беренче чиратта, әлбәттә, район хәрби комиссариатына. Гаризаны өйдән чыкмыйча да бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен дәүләт хезмәтләре сайтына кереп, «Стать добровольцем или контрактником» хезмәтеннән файдаланырга була. Гаризаны шулай ук Россия Оборона министрлыгы сайтында да рәсмиләштерергә мөмкин.

Җиңү армиясенә кушыл!

Контракт хезмәте буенча тулырак мәгълүматны 8(800) 222-59-00

#ВступайвАрмиюПобеды #армияПобеды #марафонТНВ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев