Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны старт ала

Бүген — 15 июльдә «Җиңү армиясенә кушыл!» дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон үткәрелә.

Трансляция «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» телеканалларында иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр дәвам итә.

Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Мамадыш, Лениногорск һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән турыдан-туры кушылулар көтелә. Шулай ук телемарафонда татарстанлыларга «Безнең Геройлар» циклыннан кинокартиналар һәм журналистларның махсус  хәрби операция зонасында төшерелгән репортажлары күрсәтеләчәк. Көн дәвамында махсус хәрби  операция хәрбиләренең гаиләләре, Россия Геройлары, Татарстан батальоннары сугышчылары үз тарихларын сөйләячәк.

Трансляцияне тыңлап та була, моның өчен бүген «Болгар радиосына» кушылырга кирәк. Трансляцияне телевизордан гына түгел, "ТНВ«ның «ВКонтакте» төркемендә һәм TNV. RU сайтында да карарга мөмкин.

Хәзер контракт төзеп хәрби хезмәткә алынучыларга Татарстанда 1,5 миллион сумга кадәр бер тапкыр түләү каралган, хәрбиләргә ай саен 210 меңнән башлап акча түләнә. Арттырылган түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга була.

Тулырак 8 (800) 222-59-00 телефонына шалтыратып белешергә мөмкин.

Җиңү армиясенә кушыл!

#ВступайвАрмиюПобеды
#армияПобеды #марафонТНВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев