Зәйнең яшь инспекторлары рейдка чыкты
Чара дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә узды.
Зәй урамында “Язгы каникуллар ” профилактик операциясе кысаларында рейд оештырылды. Бу юлы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейдка үзләре белән бергә “яшь инспекторларны” да алып чыкты. Татар гимназиясенең яшь инспекторлары машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарлы һәм сак булуларын сорадылар. Киемнәрдәге яктылыкны кайтаручы элементларның мөһимлеген аңлаттылар. Юл йөрү кагыйдәләре язылган белешмәлекләр тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев