Зәйдә «Тоннель» операциясе үткәрелә
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә «Тоннель» операциясе үткәрелә

Иртәгә – 26 ноябрьдә Зәй юлларында «Тоннель» операциясе үткәреләчәк.

Район автоинспекциясе  инспекторлары белдерүенчә, «Тоннель» операциясе барышында машина йөртүчеләрнең ни дәрәҗәдә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләре игътибарга алыначак. Юлларда иминлекне тәэмин итү максатыннан профилактика-аңлату эшләре алып барылачак, кагыйдә бозу очраклары кисәтеләчәк.

 


Нет комментариев