Зәйдә балаларның юлларда имин йөрүен тәэмин итү буенча акция узды
Бу көннәрдә Дәүләт автоинспекциясенең Зәй бүлеге инспекторлары «Юл куркынычсызлыгы» фонды хезмәткәрләре белән берлектә балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашында «Атлап йөрүче автобус» акциясе үткәрә.
Шундый чараның беренчесе «Уймак кыз» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән үтте, алар куркынычсыз җәяүле юлы маршруты буйлап экскурсия ясадылар.
Чара барышында юл хәрәкәте иминлеге сагы инспекторларының яшь ярдәмчеләре үзләренең юл кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр.
«Атлый торган автобус» акциясе барыннан да элек балаларга белемнәрен ныгытырга ярдәм итә. Без тагын бер кат аларга ни өчен урамда бик игътибарлы булырга, туктап торучы транспорт чарасы артыннан йөгереп чыкмаска, машина юлын тиешсез урыннан кичмәскә, юлны җәяүлеләр кичүе аша чыгарга, һәм караңгы вакытта яктылыкны кире кайтара торган элементлары булган кием кияргә кирәклеген искәрттек. Балалар светофор сигналларын, төп юл билгеләрен һәм җәяүлеләр кичүенең төрләрен искә төшерделәр", — диләр акцияне оештыручылар.
Балалар – юл хәрәкәтендә иң көтелмәгән катнашучылар. Алар куркынычны ахыргача аңлап бетермиләр, машина юлында уйный алалар, тиешсез урыннарда юлга йөгереп чыгарга мөмкиннәр. Шуңа күрә ата-аналарга балалар белән урамда куркынычсызлык чаралары турында фикер алышу мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев