«Уймак кыз» бакчасы «Баланы җитәклә» челленджында катнашты
Акция кысаларында әти-әниләр балалары белән юл йөрү хәрәкәте буенча челленджка кушылды.
“Уймак кыз” балалар бакчасының “Кыңгырау” төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча “Баланы җитәклә” челленджы узды. Аның максаты – әти-әниләр балаларына юл йөрү кагыйдәләрен һәрдаим өйрәтеп, кабатлап торырга тиеш, шулай ук балага урамда булганда бик игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген искәртү. Челлендж таләпләре буенча әти-әниләр балаларын җитәкләп юл аша чыкканда фотографиягә дә төшкәннәр. Фотосурәтләрдән мәгънәле видео ясаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев