Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы

Транспорт чараларын күзәтү көчәйтелгән режимда башкарыла

Татарстанда, шул исәптән Зәй районында да 21нән 30 мартка кадәр «Чит ил машина йөртүчесе» («Иностранный водитель») дип аталган оператив-профилактик чара үткәрелә.

Юл иминлеге сагы хезмәткәрләре юлларда машиналарны туктатып тикшерүне көчәйтелгән режимда башкара.

Профилактик чараның максаты — чит ил машина йөртүчеләре катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау, аларның үз-үзен тотышларына игътибарлы булу.

— Әлеге чара барышында юл хәрәкәте инспекторлары халыкара масштабтагы пассажирлар йөртү һәм йөк күчерү белән шөгыльләнүче транспорт чараларын тикшерәләр. Шулай ук чит ил регистрациясе билгесе булган автомобильләргә дә игътибар зур. Җиңел автомобильләрдә такси хезмәте белән шөгыльләнүчеләргә дә җитди күзәтү үткәрелә, — ди Зәй районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев