Тонировкаң дөрес булмаса – штраф түлә
Татарстанда ЮХИДИ инспекторлары дөрес булмаган тонировканы бетерү буенча массакүләм рейдлары бөтен Татарстан буенча рейдлар уздыра башлады.
Гамәлдәге закон нормалары нигезендә, автомобильнең тәрәзә һәм алгы тәрәзәләренең яктылык үткәрү сәләте 70 проценттан ким булмаска тиеш.
-Шуңа да карамастан, күп кенә машина йөртүчеләр техник регламент таләпләрен санга сукмый, бу, үз чиратында, юл хәрәкәте иминлегенә сизелерлек йогынты ясый һәм гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя, бүген генә, әлеге чара кысаларында, аминистратив җаваплылыкка 6 машина йөртүче җәлеп ителде, - ди Зәй ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илдар Гыйбадуллин.
Мондый хокук бозулар өчен административ штраф 500 сум тәшкил итә.
Фото ЮХИДИ бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев