Штрафлар артачак
2025 елның 1 гыйнварыннан автомобильчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артуы көтә.
Тиешле документ хокукый актларның рәсми сайтында бастырылган.
— каршы як полосага чыккан өчен штраф 5 мең сумнан 7,5 мең сумга кадәр арта;
— иминлек каешын куллану кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 1 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр арттыру карала;
— исерек килеш автомобиль белән идарә итү яки идарә итүне шундый хәлдәге кешегә тапшыру кыйммәткәрәк төшәчәк — 30 мең урынына 45 мең сум түләргә туры килә;
— медицина тикшерүеннән баш тарту шулай ук кыйммәтрәк була — штраф 30 меңнән 45 мең сумга кадәр арта;
— билгеләнгән тизлекне арттыру штрафлары 500-5000 сумнан 750-7500 сумга кадәр арта;
— юл билгеләре таләпләрен үтәмәү 500-5000 сумнан 750-7500 сумга кадәр кыйммәтләнә;
— сәламәтлеккә җиңелчә зыян салган өчен штраф 2500-5000 сумнан 3700-7500 сумга кадәр җитә;
— сәламәтлеккә зыян салган өчен штраф 10-20 мең сумнан 15-30 мең сумга кадәр була.
Шулай ук штрафларны ташламалы түләү шартларын үзгәртергә тәкъдим ителә. Хәзерге закон буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен машина хуҗасы 20 көн эчендә штрафның 50 процентын гына түли ала. Үзгәрешләр кабул ителгәннән соң штрафның 75 процентын түләргә туры киләчәк, әмма ташламалы түләү вакыты 30 көнгә кадәр артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев