Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Сак булыгыз: юлларда бозлавык һәм томан булачак

Бүген һәм иртәгә Татарстанда кабат һава шартлары сизелерлек начараю фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

3 декабрьдә кич, 4 декабрьдә төнлә һәм көндез республикада, шул исәптән Зәйдә, урыны белән томан төшә һәм бозлавык барлыкка килә. Юлларда бик көчле бозлавык була.

Төбәктә тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы 0..-4 градусны тәшкил итәчәк (ТР башкаласында — 0..-2 градус).

Шул сәбәпле, республика Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне саклык чараларын үтәргә өндәде.

Начар һава шартларында автомобильдә хәрәкәт иткәндә куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан тыелырга кирәк. Хәрәкәт тизлеге конкрет һава шартларына һәм юл шартларына туры килергә тиеш.

Бозлавык юлда автомобиль белән идарә итү куркыныч, шуңа күрә кайбер машина йөртүчеләр җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш ителә. Калган машина хуҗаларына хәрәкәт тизлеген күзәтеп һәм кискен маневрлар ясамыйча аеруча сак булырга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев