Куркынычсыз юлны рәсемгә төшерүчеләр тәбрикләнде
Бүген Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә “Балалар илне рәсемгә төшерә” дип аталган унсигезенче республика рәсемнәр бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Аны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлешге оештырды.
Биредә “Без – куркынычсыз юллар өчен” номинациясендә беренче урынны Мария Васильева алды. Аңа 9 яшь, ул Поручик авылында яши. Икенче урында Кадер мәктәбеннән 7 яшьлек Тимур Әбделманов, өченчедә – Якты Күлдән 10 яшьлек Аркадий Казаков.
Җиңүчеләрне Юл куркынычсызлыгы фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов тәбрикләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев