Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Юл инспекторлары балаларга игътибарны арттыра

23 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Дәүләт автоинспекциясе Татарстанда, шул исәптән Зәй районында “Кышкы каникуллар” акциясен үткәрә.

Ул каникул вакытында балаларның травмалар алу куркынычын кисәтү максатында оештырыла.

Агымдагы елның 11 аенда республика буенча  401 юл-транспорт һәлакәтендә 10 бала үлгән, 430ы  җәрәхәтләнгән. Зәй юлларында балигъ булмаган балалар катнашында 2 авария булган. Аларда 3 бала зыян күргән. 

 Дәүләт автоинспекциясенең Зәй бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Федор Алексеев әйтүенчә, бигрәк тә транспорт чараларында балаларны саклык җайланмаларын кулланмыйча утыртып йөртү аяныч хәлләргә китерә. Машина йөртүчеләрнең пассажир балалар өчен икеләтә җаваплылыкта булуларын онытмаулары мөһим. Шулай ук көннең караңгы вакытында киемнәрдә яктыртучы элементлар булу кирәк.  Транспорт хәрәкәте күп булган урыннарга якын җирләрдә тау шуу, уйнау да катгый тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев