Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Игътибар – язгы каникуллар!

Татарстанда «Язгы каникуллар» профилактик атналыгы старт ала.

Республика буенча “Язгы каникуллар" профилактик атналыгы башланды. Аның максаты – каникул вакытында  үз ирекләренә куелган балаларга күбрәк игътибар биреп, алар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү. Акция 23 марттан 1 апрельга кадәр дәвам итәчәк. Аның барышында җәяүлеләрнең дә, машина йөртүчеләрнең дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләре исәпкә алыначак. Шулай ук каникуллар алдыннан балалар һәм ата-аналар белән мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәреләчәк.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренең болай алдан кайгыртып куюы аңлашыла да. Быелның ике аенда гына да республика юлларында  16 яшькә кадәрге балалар катнашында  56 юл –транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 2 баланың гомере өзелгән, 60ы  төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Үлүчеләрнең икесе дә пассажирлар булган. 

Зәй районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин белдерүенчә,  җиде яшьтән зуррак балаларны машинаның арткы утыргычына махсус  җайланмадан башка утыртырга ярый. Әмма алгы утыргычка 12 яшькәчә балалар махсус утыргыч ярдәмендә генә утыртыла. 

Әмма еш кына ата-аналар баланың иминлеген санга сукмый һәм балаларны машинада йөртү  кагыйдәләрен боза.  Быел Зәй районында бу төр хокук бозу өчен 22 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар да полиция хезмәткәрләренең игътибарыннан читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш өчен ул йөргән белем бирү оешмасына тапшырылачак.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев