«Алтынчәч» балалар бакчасында ЮИДНЫҢ «Светофор» исемле яшь ярдәмчеләр отрядына әзерлек төркеме балаларын тантаналы рәвештә багышлау булды.
Отрядның үз девизы, гимны, эмблемасы һәм ел буена эш планы бар.
Бәйрәмгә Зәй эчке эшләр бүлегенең юл-патруль хезмәте бүлекчәсе өлкән инспекторы Илфат Рәхмәтуллинны чакырганнар. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте һәм малайларга яшь юл хәрәкәте инспекторлары значокларын тапшырды.
Нет комментариев