Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Зәйнең «Адымнар» клубы инвалидлар җәмгыятендә концерт күрсәтте

“Энергетик” Мәдәният сараеның “Адымнар” татар мәдәнияте клубы район инвалидлар җәмгыятендә булып, “Мин тормышны яратам” исемле концерт программасы белән чыгыш ясады.

“Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Инвалидлар декадасы җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә тормышта еш кына аралашу, игътибар җитеп бетми. Аларны ял иттерү, аралашып сөйләшү максатыннан оештырдык бу кичәне. Тамашачылар артистлар чыгышын зур кызыксыну белән карадылар һәм күтәренке күңел белән озатып калдылар, чыгышларны көчле алкышларга күмделәр”, - ди  "Энергетик" Мәдәният сараеның “Адымнар” татар мәдәнияте клубы җитәкчесе Фәннур Миннекәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев