Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәйле госпитальләргә култык таяклары ясаучыларны материаллар белән тәэмин итә

Таяклар ясау өчен барлык материал һәм детальләр белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү эшендә башлап йөрүче Валентин Атласов тәэмин иткән.

Александр Бистәсе мәктәбендә госпитальләргә култык таяклары ясау дәвам итә. Аны хезмәт укытучысы Нияз Һадиуллин ясый. Алар бу эшне Михаил Атласов белән бергә оештырды. Укучылар да хезмәт дәресләрендә бу эшкә бик теләп алына. Алар култык таякларын шомарталар, солдатларга күтәренке рух биреп, җылы эчтәлекле хатлар язалар.

Тиздән Зәйдән госпитальләргә чираттагы гуманитар ярдәм озатылачак. Алар арасында Ал. Бистәсе мәктәбендә ясалган култык таяклары да бар. Таяклар ясау өчен барлык материал белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү эшендә башлап йөрүче, район керәшеннәр җәмгыяте һәм чернобыльчеләр берлеге җитәкчесе Валентин Атласов тәэмин иткән. Агачын табып, аны ярдырып, кирәкле детальләрне култык таяклары ясаучыларга китереп биргән Валентин Александрович.

Шулай ук Ал. Бистәсе мәктәбендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясыйлар. Яңа елга кадәр укучылар технология укытучысы Нияз Һадиуллин белән берлектә бер меңнән артык окоп шәме ясап озаттылар. Бу юлы китүче гуманитар ярдәм аша алар 100дән артык окоп шәме җибәрергә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев