Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәйдән Луганск госпиталенә гуманитар ярдәм озатылды

Гуманитар ярдәм «Закамье — Помощь госпиталям» волонтерлар төркеме тырышлыгы белән җыелды.

14 гыйнварда Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле яныннан Луганск госпиталенә һәм алгы сызыктагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатылды. Бу — әлеге төркем волонтерлары аша Зәйдән озатылган унбишенче гуманитар ярдәм. 20 тонналы зур йөк машинасы кирәкле әйберләр белән тулган иде. Ә гуманитар ярдәм илтү өчен машинаны КАМАЗ җәмгыяте биргән.

Гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, яшьармиячеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре, зәйлеләр килде.

— Гуманитар ярдәмне җыюда үзеннән өлеш керткән һәр кешегә, активистларга, волонтерларга рәхмәт белдерәм. 2024 ел районда Батырлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Агымдагы елда да махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетлләребезгә, аларның гаиләләренә булышу, кайгырту өстенлекле бурычларның берсе булачак. Бердәм булганда — без көчле, — диде район башлыгы Разиф Кәримов, чыгыш ясап.

Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт районының Тихоновка авылында яшәүче битараф булмаган олы йөрәкле кешеләр берләшеп, уртак җиңү өчен, хәрбиләребезнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен зур эш алып баралар. Гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрнең тугыз ноктасының үзәге — Зәй. Госпитальләр, алгы сызыктагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыю Зәйнең үзәк стадионында оештырылган.

Җыелган гуманитар ярдәм арасында азык-төлек, алмаш киемнәр, юрганнар, мендәрләр, матраслар, медикаментлар, култык таяклары, инвалид коляскалары, урын-җир әйберләре, окоп шәмнәре, буржуйка-мичләр һәм башка бик күп кирәкле булган әйберләр бар. Шулай ук балалар, укучылар рәсемнәре, хатлар да, исемле посылкалар да йөк машинасында урын алды. Гуманитар ярдәмне йөк машинасына төяүдә укучылар, студентлар да зур ярдәм күрсәткән.

-Гуманитар ярдәмне җыюда үзеннән өлеш кертүче һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Безнең кызлар һәр көнне диярлек, эштән соң стадионга килеп, башка шәһәрләрдән һәм Зәйдән китерелүче гуманитар ярдәмне капларга тәртипләп тутыра. Район башлыгы Разиф Галиевич Кәримовка аерым рәхмәт. Ул безнең төркемгә һәрвакыт булышлык итә: гуманитар ярдәмне җыю өчен склад бирде, пижама, мич-буржуйкалар ясауны оештырды, гуманитар ярдәмне илтергә машина бирә, — ди «Закамье — Помощь госпиталям» төркеме җитәкчесе Наталья Березина.

Эш моның белән туктап калмый, хәзер волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәмне җыеп озату өчен җиң сызганып эшкә кереште. Без фронттагы хәрбиләрнең батырлыгы, тылдагыларның ныклы терәк-ярдәме белән генә җиңүне якынайта алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев