Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәйдә «Теләкләр чыршысы» акциясе үтте

Кичә район җитәкчелеге, предприятие-оешмалар җитәкчеләре «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнаштылар.

Бу акция балаларның йөрәкләренә шатлык кына китерми, ә кешеләрне яхшы эшләр башкаруга да берләштерә. Чыршыга 12 баланың Яңа елга нинди бүләк алырга хыяллануы турында язылган теләкләр эленгән иде. Җитәкчеләр аларның Яңа ел хыялларын тормышка ашырырга вәгъдә бирде.

«Бүген инде әлеге балаларга бүләкәр тапшырыла да башлады. Бу көннәрдә барлык 12 баланың да Яңа ел теләге тормышка ашып, бүләкләр алачаклар», — ди район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.

Ә беренче бүләкне бүген район башлыгы кулыннан 12 яшьлек Федор Шишов алды. Малай үз теләгенең чынга ашуына чын күңелдән куанды.

Илнар Идиятов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев