Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәй студентлары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен безе әзерләде

Студентлар татлы Яңа ел бүләге капларына җылы теләкләр юлланган хатлар да салдылар.

Зәй политехник көллиятендә «Кондитер» һөнәре буенча белем алучы 822нче төркем студентлары производство укыту мастеры Светлана Иванова җитәкчелегендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен татлы бүләкләр әзерләделәр.

 

— Без йөзгә якын тартмада безе ясадык. Бу — безнең хәрбиләргә туган йорт җылысын белдерүче бүләгебез. Без аларны сагынабыз, көтәбез. Безе җиңел әзерләнә, әмма шул ук вакытта аксым, углеводлар чыганагы булып тора һәм озак саклана. Студентлар бу акциягә бик теләп кушылдылар, чөнки кайберләренең туганнары да махсус хәрби операциядә катнаша. Шулай ук һәр капка яңа ел теләкләре язылган хатлар да салынды, — ди Светлана Иванова.

Фотолар көллияттән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев