Зәй эшмәкәре өлкәннәр өчен газеталар яздырды
Мәрхәмәтле гамәлләргә битараф булмаган зәйлеләр белән чын күңелдән горурланабыз.
Шундый мөхтәрәм затларның берсе Зәйнең сыр җитештерү предприятиесе җитәкчесе Альберт Ләздәт улы Гайнуллин. Бүген ул шәһәрнең икмәк кабул итү бистәсе мәчетенә йөрүче өлкәннәр өчен 10 данә «Зәй офыклары» яздырып бүләк ясады. Әлеге газеталар яңа елдан һәр атнаның җомгасында мәчеткә китереләчәк.
«Татар телендә газета-журналлар укырга яратучы өлкән кешеләргә район яңалыкларыннан хәбәрдар булырга ярдәм итәргә теләдем. Укып районыбызның заман таләпләренә ярашып яшәве турында белеп торсыннар, ул-кызларының уңышларын күреп сөенсеннәр», — ди Альберт әфәнде.
Өлкәннәребез исә үзләренә мондый мөмкинлек тудырылудан канәгать. Икмәк кабул итү бистәсе мәчетендә имам вазифаларын башкаручы Фәнил Әхмәтҗанов мәрхәмәтле гамәл кылган Альберт Гайнуллинга намазга йөрүчеләр исеменнән рәхмәт белдерә.
Гомумән, эшмәкәр район күләмендә уздырылучы чараларны оештыруга, дини юнәлештәге изге эшләргә даими булышлык күрсәтеп тора, аңа күпләр рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев