Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Урта Багражда маскировка челтәре үрергә 87 яшьлек Анна апа да йөри

Анна түти Кондрабаеваның күзләре начар күрсә дә, ул ничек тә булса җиңүгә үзеннән өлеш кертергә тырыша.

Урта Баграж мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрү эшен башлаулары турында хәбәр иткән идек.

Хатын-кызлар эшне ике сменада оештырганнар, көнгә бер маскировка челтәре үреп бетерәләр. Челтәр үрергә Сарсаз-Баграждан да төшүчеләр бар. Уллары махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре дә тартылды бу эшкә. Барысы да җиңү өчен, ир-егетләребезнең исән-сау кайтуы өчен, ди алар.

Челтәр үрергә Урта Баграж авылында яшәүче 87 яшьлек Анна түти Кондрабаева да килә. Күзләре начар күрсә дә, ул ничек тә булса үзеннән өлеш кертергә тырыша. Челтәр үрүчеләргә шигырьләр сөйләп, җырлар көйләп, күңелләрен күтәрә. Шигырьләре дә хәрби темага аның.

«87 яшендә дә шундый озын шигырьләрне яттан белгән Анна түтинең зиһененә сокланырлык. Ул әле үзе дә шигырьләр яза. Китапханәдә узучы барлык чараларда актив катнаша», — ди китапханәче Мария Князева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев