Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Урта Багражда да хәрбиләргә маскировка челтәрләре үрә башладылар

Зәй районы һәм шәһәрендә 11 пунктта маскировка челтәрләре үрү мәйданчыклары оешты. Бу эшне хәзер Урта Багражда да башлап җибәрделәр.

Мобилизация буенча ир-егетләр ил сагына баса башлагач, Баграж җирлеге халкы районда беренчеләрдән булып хәрбиләргә ярдәм итү эшен оештырды.

«Җирлегебездә яшәүче халык ничек булса да махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша. Күптән түгел авыл халкы акча җыеп, җирлегебездән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә исемле посылкалар җибәрдек. Һәркем булышуның төрле юлларын эзли. Сарсаз-Баграж клубында госпитальләр өчен эчке киемнәр тегәләр. Маскировка челтәрләренең хәрби зонада иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, уртабагражлылар челтәр үрергә керештеләр», — ди Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Һәр көнне апалар, кызлар мәдәният йортына челтәр үрергә җыелырга сөйләшкән. Уңайлы булсын өчен иртәдән обедка кадәр, аннан кичке якта эшне оештырганнар. Челтәр үрергә аларны Зәй волонтерлары авылга килеп өйрәтте. Бу эшнең башында Елена Хисаметдинова тора. Аның тырышлыгы белән хәзер район-шәһәрдә 11 пунктта маскировка челтәрләре үрү эше оештырылды.

Челтәр үрү өчен рамны Елизар Кузьмин белән Намус Насыйров ясаган.

Маскировка челтәрләре үрергә йөрүчеләр арасында өлкән яшьтәге апалар да бар. Араларында иң өлкәне — 75 яшьлек Федора Краснова, шулай ук авылның өлкән апалары Елена Кузьмина, Татьяна Архипова, Светлана Харитонова һәм башкалар да әлеге игелекле эшкә кушылганнар.

-Бик зур рәхмәт аларга. Безнең уртак бурычыбыз — махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен ышанычлы тыл булу һәм аларның өйләренә исән-сау кайтулары өчен барысын да эшләү, — ди Павел Николаевич.

Фотолар волонтерлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев