Туган як җылысы: Сармашбаш волонтерларыннан маскировка челтәрләре һәм хуш исле чәйләр
Игелекле гамәл

Туган як җылысы: Сармашбаш волонтерларыннан маскировка челтәрләре һәм хуш исле чәйләр

Хәрби зонада иң мөһим әйберләрнең берсе булган маскировка челтәре үрү эшенә Сармашбаш апалары районда беренчеләрдән булып кереште: менә инде дүрт ел махсус хәрби операциядәге егетләрнең ышанычлы тылы алар.

Ышанычлы тыл

Сармашбаш авыл клубында һәркөн эш кайный - бер төркем волонтерлар маскировка челтәрләре үрә. Әлеге изге эшкә кушылучыларның күпчелеге — лаеклы ялдагы апалар, иң өлкәненә - 72 яшь.

 Челтәр үрүчеләр, эшкә барган кебек,  һәр көнне иртән мәдәният йортына килә. Һәркемнең үз вазифасы, эш урыны бар. Челтәрләргә заказлар күп. Аларны районнан гуманитар йөк киткәндә яки егетләрнең үзләренә аерым да  җибәрәләр.

“Андагы һәр солдат – кемнеңдер газиз баласы. Үзебезнең авылдаш егетләребез да шунда. Ни йөрәкләрең белән тик ятарга кирәк? Сугышлар бетеп, балалар әти-әниләре, туганнары янына исән-сау кайтсыннар иде”, - дип тели волонтер апалар.

фото авыл җирлегеннән
фото авыл җирлегеннән

Кече Ватаннан шифалы чәйләр

Әлеге авыл волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне саклау өчен маскировка челтәрләре үрү белән беррәттән, шифалы чәйләр дә әзерли. Җәй көне алары чәйләр өчен киптереп җибәрергә мәтрүшкәләр, җиләк яфраклары, төрле үләннәр җыйдылар. Чәйләрне туган як табигатенең барлык шифасын, тәмен сеңдереп үскән үләннәрдән ясыйлар. 

“Егетләребез үлән чәе эчә-эчә туган якларын искә алсын. Тәмле, хуш исле чәйләр аларга шифа, туган якның җылысын биреп,  күңелләрен дә җылытып торсын”, - ди волонтерлар.


Нет комментариев