Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Шыкмайдан Назим абый махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә дисбеләр ясап җибәрде

Шыкмай авылында яшәүче урманны, табигатьне, тереклек дөньясын яратучы Назим абый Минһаҗев игелекле гамәлләр кылып яши.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүдә дә үзеннән зур өлеш кертә. Ул егетләр өчен дисбеләр ясый. Аларны «Мәрьям ана» гөле җимешеннән эшли. «Мәрьям ана» гөле җимешләрен аңа Зөйфәрә Галиуллина үстереп бирә.

-Зөйфәрәнең кулы бик җиңел. Аның бу гөле шаулап үсә. Ә менә миндә нишләптер бик үсмиләр, — ди Назим абый.

Барлыгы 100гә якын дисбе ясап, хәрбиләргә җибәргән.

Ул авылда куаклар, агачлар баскан Питраулык аланындагы чишмәне төзекләндереп, менә дигән ял итү урыны да булдырды. Әлеге кизләүгә Назим чишмәсе исеме бирелде. Аны ачуда махсус хәрби операциядә катнашучы ялга кайткан егет тә катнашты.

Назим абый Зәйдә маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызлар янында да еш була. Әлеге игелекле затларга һәрвакыт баллы күчтәнәчләрен алып килеп, челтәр үрү өчен материаллар алуга акчалата ярдәм итеп килә.

-Бар теләгебез — егетләребез туган якларга исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Дисбеләрне дә шул теләкләрне теләп ясыйм, — ди Назим абый.

Халыкта изгелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә — балык белер, дигән мәкаль бар. Назим Минһаҗев та, әнә шул мәкальдәгечә, гомере буе игелекләр кылып яши һәм шуның белән үзен бәхетле тоя. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, гел матур гамәлләр кылып яшәргә язсын сезгә, Назим абый!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев