Шыкмай халкы гуманитар ярдәм илтү өчен машина алырга 57 мең сумнан артык акча җыйды
Районда махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетләренә гуманитар ярдәм илтү өчен машина алуга акча җыю игълан ителде. Машина булганда, гуманитар ярдәмне ешрак, нәкъ менә үзебезнең егетләр хезмәт иткән частькә илтү мөмкинлеге туачак.
Шыкмайлылар өлешчә мобилизация игълан ителеп, ир-егетләребез Ватан сагына баса башлаган беренче көннәрдән аларга ярдәм итүгә алынды. Узган ел авыл халкы 60 мең сум акча җыеп, маскировка челтәрләре үрү өчен бирде. Шулай ук гуманитар ярдәм җыюда да үзләреннән өлеш кертә авыл халкы. Әлеге эшне олы йөрәкле, киң күңелле Назим абый Минһаҗев оештыра.Бу көннәрдә районда хәрбиләргә гуманитар ярдәм итү өчен Газель машинасы алырга җыенуларын белгәч, Назим абый бу хакта авыл халкына хәбәр иткән һәм күпләр бу игелекле эшкә акчалата ярдәм иткән.
— Транспорт алу өчен акча җыю эшен дәвам итәбез әле. Тагын акча күчерүчеләр бар. Беркем дә битараф түгел, киресенчә, һәркем кулыннан килгәнчә ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Җыелган акчаларга хисап биреп барам. Безнең барыбызны да бары бер теләк — егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтулары берләштерә, — ди Назим абый.
Назим абый бүген авыл халкыннан җыелган 57500 сум акчаны районда маскировка челтәрләре үрү эшен оештырган волонтер Елена Хисаметдиновага Зәйгә килеп тапшырды.
Бүгенге көндә транспорт алу өчен 600 мең сумга якын акча җыелган, ә аның тулы бәясе 1 миллион 400 мең сум тора.
Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны 35нче бистәдәге чиркәүгә китерә ала, шулай ук +79178530487 (Валентин Александрович Атласов),
+79520335197 (Елена Викторовна Хисамутдинова),
+79393113586 (Надежда Николаевна Хабибуллина) номерлары буенча да күчерергә була. Акча күчергәндә «машинага» дип күрсәтегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев