11 гыйнварда Сармашбаш авылы клубында маскировка челтәрләре үрә башлауга бер ел тулды.
Ватан иминлеге сагында торучы улларын, хәрбиләрне кайгыртучы игелекле йөрәкле хатын-кызлар бу уңайдан котлаулар кабул итте.
Әлеге игелекле эшне башкаручы хатын-кызлар, эш күп дип, яз, җәй айларында да туктап тормадылар. Ике көнгә бер челтәр үреп бетерәләр. Әлеге эшкә хәрбиләребезнең язмышы өчен битараф булмаган хатын-кызлар алынган.
«Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм хәрбиләребезгә ярдәм итәргә тиеш. Алар безне яклый, ә без аларны шушы челтәрләрне үреп саклыйбыз. Барыбыз да егетләребезнең кайтуын дүрт күз белән көтәбез. Күкләребез — аяз, илләрбез тыныч булсын», — дип тели челтәр үрүче хатын-кызлар.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Нет комментариев