Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Сәрәпәледә фронтка маскировка челтәрләре үрүчеләрне хөрмәтләделәр

28 августта челтәр үрүчеләр янында Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов булды.

Валентин Александрович волонтерларга  игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтергә килгән иде. Ул алар үргән маскировка челтәрләренең фронт өчен бик кирәкле булуын белдерде.

-Без барыбыз да  мөһим эш башкарабыз. Олы йөрәкле, ярдәмчел булуыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт әйтәм.  Маскировка челтәрләре махсус хәрби операция уздыру зонасында егетләребезнең гомерләрен саклап кала. Бу челтәрләр Ватан сакчылары өчен бик кирәк. Алар сезгә кайнар сәламнәр җиткереп, ярдәмегез өчен рәхмәт әйтәләр, – диде ул.

Валентин Александрович Сәрәпәленең маскировка челтәрләре үрүчеләренә 29657нче хәрби часть командиры исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Ә авылда челтәр үрү эшен оештырган Зинаида Гудкова “Волонтер хәрәкәтенең актив катнашучысы” билгесе белән бүләкләнде. 

Сәрәпәледә  агымдагы елның апрель аенда маскировка челтәрләре үрә башлаганнар. Бу вакыт эчендә 30 челтәр үргәннәр. Аларның бердәм командасында унлап кеше. Арада өлкәннәр генә түгел, урта яшьтәгеләр дә бар.

- Сугышчыларыбызга ярдәм итү өчен мөмкин кадәр күбрәк челтәр үрәсебез килә. Тизрәк бәрелешләр тәмамланып, егетләребез туган якка исән-сау кайтсыннар иде дип телибез һәр көн, - дип уртаклашты волонтерлар.

Һәркемнең ярдәм итәргә мотивациясе төрле: кемнеңдер  улы, кияве, туганы яки авылдашлары махсус хәрби операциядә катнаша.   Ләкин барысын да бер максат берләштерә – хәрби егетләргә хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтү. 

"Безнең эшебез егетләребезне дошман күзеннән сакларга ярдәм итә икән, бу - иң мөһиме, без алар туган җирләргә әйләнеп кайтканчы тырышачакбыз”, - ди волонтер хатын-кызлар.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Поручик авыл җирлеге башлыгы Ильмира Хаджаева, авылның актив кешесе, Ак дәдәе Александр Данилов та катнашты. 

-Бу гаҗәеп хатын-кызларыбыз хәрби егетләребезне аналарча кайгыртып, һәр челтәргә күңел җылысын салалар. Һәр тасма - ул стратегия һәм тактика элементы, бу аларның илне саклау, хәрбиләргә ярдәм итү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүнең гомуми эшенә керткән өлеше. Рәхмәт сезгә игелекле эшегез өчен , - дип рәхмәт сүзләрен җиткерде авыл җирлеге башлыгы.

Очрашуда волонтерларга Марс Гуреев гармунда уйнап иң матур җырларын бүләк итте. Челтәр үрүчеләр үзләре дә аңа кушылып җырлады, биеп тә алды. 

Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Челтәр үрүче апалар шулай аларны хөрмәтләп,  ял киче оештырганнары өчен рәхмәт белдереп кунакларны озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев