Михаил Атласов: «Бар теләгебез — егетләр үз аякларында исән-сау туган якларга кайтсыннар иде»
Зәйлеләр өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итү өчен берләште. Бүген тылның ныклыгы бик мөһим, без бары бердәмлек белән генә көтелгән җиңүне якынайта алабыз.
Иске Зәйдә яшәүче Михаил Атласов та мондый вакытта читтә калмады. Аны күпләр балта остасы буларак белә. Иске Зәйдә маскировка челтәрләре үрүчеләр өчен дә алар Николай Хохлов (ул мәрхүм инде) белән бергә рамнарны ясап-тарттырып бирделәр. Аннан апаларга уңайлы булсын өчен эскәмияләр дә ясап китерде. Хәзер ул госпитальләрдә тернәкләнү узучылар өчен култык таяклары ясый. Язын инде 15 таяк ясап, госпитальләргә озаткан.
-Мин — әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең Бөек Ватан сугышы елларында фронтка нинди юллар белән ярдәм итүләре турында ишетеп үскән буын вәкиле. Ул дәвер кешеләре илебезгә килгән зур сынауны бергәләшеп җиңгән. Телевизордан госпитальләр һәм безгә кушылган яңа өлкәләрдә яраланучыларны күргәч, аларга ярдәм итәргә теләдем. Мин аларга ничек кыен булганын аңлыйм, чөнки үзем дә авариядән соң начар һава шартларында таяк ярдәмендә йөрим, — ди Михаил Александрович.
Култык таяклары ясау тәкъдиме белән бертуган Валентин һәм Михаил Атласовлар Александр Бистәсе мәктәбенең технология укытучысы Нияз Һадиуллинга чыккан. Таяклар ясау өчен такталарны махсус станокта Атласовлар чыгара. Ә аларны Нияз Нәҗипович белән Михаил Александрович бергә ясый.
-Бу эштә безгә ярдәм иткән район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуардович Галеевка рәхмәтлемен. Алар эш процессы белән кызыксынып торалар, кирәк булганда, ярдәм дә итәләр. Бар теләгебез — егетләр бу таяклар белән түгел, ә үз аякларында исән-сау туган якларга кайтсын иде, — ди Михаил Александрович.
Шулай ук урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, Федоровка, Кәрәкәс авылларындагы пилорамада эшләүче егетләр, материал белән Алексей Липовских ярдәм итәләр. Бүгенге көндә алар үрнәгендә 9нчы мәктәптә һәм Сәвәләй мәктәбендә дә госпитальләргә җибәрү өчен култык таяклары ясый башладылар. Район башлыгы Разиф Галиевич та бу эшнең бүгенге көндә бик мөһим булуын билгеләп, аңа башка мәктәпләр дә кушылсын иде, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев