Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Марсель Миңнеханов: “Район басмалары – өлкәннәребезгә матур бүләк”

Мәрхәмәтле гамәлләр кылырга беркайчан да соң түгел.

Бу көннәрдә “Зәй офыклары” газетасын яздырып якыннарына, физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә бүләк итәргә теләүчеләрнең редакциябезгә килүен без шатланып кабул итәбез.

Шундыйларның берсе шәһәрдәшебез киң күңелле эшмәкәр Марсель Миңнеханов. Ул даими төстә Иске Зәй мәчетенә йөрүче өлкәннәр өчен татар телендә чыгып килүче газетабызны күпләп яздырып килә. Бу юлы да бу изге гамәлдән читтә калмады.


- Өлкәннәребез район басмасын яратып укыйлар. Моны мәчеткә килгән арада, аларның бер-берсе белән аралаша-аралаша газеталардагы язмалар хакында фикер алышуларын еш күрәм. Шуңа да мөмкинлегем булу белән аларга мондый бүләкне чын күңелдән ясыйм, - ди Марсель Мәхмүтович.


Гомумән, мәрхәмәтле күңелле эшмәкәр район-шәһәрдә узучы күп төрле чараларның спонсоры да. Ул балалар арасындагы спортны үстерүгә төрле ярышларны оештыруда катнашып ярдәм итә. Үзе дә автоспортны сөюче, күп кенә ярышларда җиңү яулаган бу ир-егет яшь буынга әнә шундый күркәм гамәлләре белән дә үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев