Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Куш-Елга халкы гуманитар ярдәм җыйды

Районда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм жыю дәвам итә. Куш-Елга авылы халкы да бу изге эштән читтә калмады.

Кушъелгалылар, бердәм булып, хәрбиләр өчен, госпитальләргә кирәкле булган әйберләрне җыйдылар. Гуманитар ярдәм җыю мәдәният йортында оештырылды.

Егетләрнең  исән-сау туган якларына кайтуларын, дөньялар тыныч булуын теләп, һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен авыл халкыннан җыелган акчага газ горилкалары, җылы киемнәр, ашамлыклар, гигиена әйберләре, жгут, бинт, зеленкалар алынды,  госпитальләргә урын-җир  әйберләре, җылы юрганнар, мендәрләр китерде авыл халкы. Җыелган әйберләрне Зәйдәге гуманитар ярдәм җыю пунктына илтеп тапшырдылар.  

Бу эшкә катнашкан, битараф булмаган һәр кешегә олы рәхмәт белдерә гуманитар ярдәмне оештыручылар. Татар халкында тамчыдан күл җыела, дигән әйтем бар. Кушъелгалыларның изге гамәленә күрше Кадер авылыннан Динар Бакиров белән Альфред Аверьянов та кушылган.

“Безнең ярдәмнәребез  барып җитеп, теләкләребез  кабул булып, киткән ир-егетләребез сау-сәләмәт булып, җиңү белән газизләре янына әйләнеп кайтсыннар иде. Ил-көннәребезгә тынычлык булсын", - дип хәбәр итәләр Куш-Елгадан.

 

 

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев