Кәрәкәс авылында да маскировка челтәре үрә башладылар
Зәй районы һәм шәһәрендә 9 пунктта маскировка челтәрләре үрү мәйданчыклары оешты. Бу эшне хәзер Кәрәкәстә дә башлап җибәрделәр.
Кәрәкәслеләр Ватаныбыз иминлеге сагында торучы ир-егетләребез язмышына битараф түгел, аларның исән-сау өйгә кайтуларын теләп, маскировка челтәрләрен үрүгә керешкән. Махсус хәрби операциядә әлеге авылдан чыккан ир-егетләр дә катнаша.
-Маскировка челтәре үрергә безне Зәй волонтерлары авылга килеп өйрәтте. Изге эшкә бик теләп кушылдык. Егетләребез исән-сау кайтсыннар дип изге догаларыбызга кушып үрәбез. Челтәрләр үрү өчен рамны Әмир Вазагиев ясады, аның өчен ятьмә-материалны Рөстәм Фәхретдинов бирде. Челтәр үрергә әлегә 15 кеше йөри. Клубыбыз салкын булса да, апаларыбыз ничек тә хәрбиләребезгә үзләреннән ярдәм итергә тырышып, челтәр үрергә бик теләп киләләр, — ди клуб директоры Рәмзия Зиязова.
Челтәр үрергә 76 яшьлек Галия апа Латыйпова да йөри.
— Мондый вакытта битараф булып калырга ярамый. Без егетләребезнең сау-сәламәт булып, исән-имин кайтуларын көтәбез, — ди Галия апа.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев