Иске Зәй чиркәвендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясыйлар
Бу көннәрдә чиркәүгә йөрүчеләр 270 окоп шәме ясап, аларны Николай атакай Кондрабаев Әлмәт епархиясенә тапшырды. Аннан алар махсус хәрби операция зонасына озатылачак.
Иске Зәй чиркәвенә йөрүчеләр дә махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә ярдәм итәргә тырыша. Биредә хатын-кызлар окоп шәмнәре ясыйлар.
-Шәм ясар өчен без парафинны волонтерлардан алабыз. Бүгенге көнгә 270 окоп шәме ясап, Әлмәт епархиясенә тапшырдык. Эш дәвам итә. Әмма шәмнәр ясау өчен калай банкалар кирәк һәм эшче куллар да җитми. Теләге булганнар безгә кушыла ала. Консервланган борчак һәм кукуруз, балалар ризыгы һәм башкалардан бушаган чиста калай савытларыгыз булса, аларны ташламагыз, безгә китерегез, - ди Николай атакай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев