Иске Тәкмәк халкы махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыйды
Иске Тәкмәк авыл клубында һәм китапханәсендә «Махсус хәрби операциядәгеләр өчен гуманитар ярдәм» акциясе уздырылды.
Бер атна эчендә авыл халкы хәрбиләргә акчалата ярдәм итеп, бу средстволарга җылы кием, азык-төлек, медикаментлар сатып алынды. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре окоп шәмнәре әзерләделәр.
«Боларның барысын да без махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен исемле посылкаларга тутырдык. Безнең кечкенә генә ярдәмебез хәрбиләргә авыр вакытларда аларны туган якларда көтүләрен, терәк булуыбызны аңларга ярдәм итсен», — ди акцияне оештыручылар.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев