Имәнлебаш авылында да хәрбиләргә маскировка челтәрләре үрә башладылар
Зәй районы һәм шәһәрендә 10 пунктта маскировка челтәрләре үрү мәйданчыклары оешты. Бу эшне хәзер Имәнлебашта да башлап җибәрделәр.
Мобилизация буенча ир-егетләр ил сагына баса башлагач, Имәнлебаш әби-апалары районда беренчеләрдән булып хәрбиләргә җылы оекбаш, бияләй һәм муенсалар бәйли башлады. Моның өчен Түбән Кама районы Ширәмәт авылына барып, йон теттереп тә кайттылар.
Бүгенге көндә дә имәнлебашлылар ничек булса да махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша. Һәркем булышуның төрле юлларын эзли. Маскировка челтәрләренең хәрби зонада иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, челтәр үрергә керештеләр.
— Имәнлебашта бердәм халык яши. Һәр көнне апалар, кызлар мәдәният йортына челтәр үрергә җыела. Челтәр үрергә безне Зәй волонтерлары авылга килеп өйрәтте, — ди мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.
Челтәр үрү өчен рамны Илгиз Әхмәтҗанов ясаган. Күз курка, кул эшли, дигәндәй. Беренче маскировка челтәрен ике көн дигәндә үреп тә бетергәннәр, хәзер менә өченчесенә тотынганнар.
Маскировка челтәрләре үрергә Галия Хәйретдинова, Рузалия Хәсәнова, Бибинур Гомәрова, Сәрия Арсланова, Гүзәлия Вәлиева, Диләрә Сафиуллина, Өммегөлсем Гобәйдуллина, Нурфия Яхина, Гөлшат Гыйләҗиева, Әнисә Юнысова, Әнисә Хуҗиева, Гөлчирә Исрафилова, Лилия Габдерәхимова йөриләр. Араларында иң өлкәне — 77 яшьлек Галия апа Хәйретдинова, шулай ук яшь кызлар Гөлнур Гәрәева, Ләйсән Вәлиуллина да әлеге игелекле эшкә кушылганнар.
-Бик зур рәхмәт аларга. Безнең уртак бурычыбыз — махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен ышанычлы тыл булу һәм аларның өйләренә исән-сау кайтулары өчен барысын да эшләү, — ди Энҗе Габделбәровна.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев