Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәйлеләр махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп кайтты

Район халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, госпитальләргә бердәм булып гуманитар ярдәм җыйды.

Яңа ел бәйрәме алдыннан хәрбиләрнең рухын күтәрү, аларны туган як җылысы белән җиңүгә омтылдыру өчен күчтәнәч, бүләк, көнкүреш, башка кирәк-яракларны төягән 20 тонналы ике зур фура 17 декабрьдә ерак юлга кузгалды.

Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, яшьармиячеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, зәйлеләр килде.

— Бүгенге көндә Ватаныбыз чикләрен саклап, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез безнең тыныч, имин тормышыбызны тәэмин итәләр. Без җылы урыннан торып, чиста урамнардан эшкә бара алуыбыз, балаларыбызның җылы, якты мәктәпләрдә укуы, бакчаларга йөрүе белән фронт сызыгындагы егетләргә рәхмәтле. Алар үзләрен аямыйча, безнең киләчәгебез өчен көрәшә. Гуманитар ярдәм барлык зәйлеләр, эре предприятиеләр көче белән җыелды. Әлеге игелекле эштә үзеннән өлеш керткән һәр кешегә, активистларга, волонтерларга рәхмәт белдерәм. Бу эш дәвам итә. Бердәм булганда — без көчле, — диде район башлыгы Разиф Кәримов чыгышында.

Хәрбиләргә җыелган гуманитар ярдәм арасында азык-төлек, көнкүреш товарлары, буржуйка-мичләр, су савытлары, төзелеш материаллары, медикаментлар, газ баллоннары, генераторлар, мас-кировкалау челтәрләре, запас частьләр, окоп шәмнәре, һ.б. лар бар. Балалар, укучылар рәсемнәре, хатлар да, исемле посылкалар да урын алды. Егетләр балалар хатларын бик сөенеп кабул итәләр. Уңган хатын-кызлар да тәм-томнар әзерләп җибәрде. Шулай ук әлеге территориядәге госпитальләргә дә гуманитар ярдәм җибәрелде.

Гуманитар йөк машинасын администрациядән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин озата барды. Аның белән бергә Зәйдә гуманитар ярдәмне оештыруда башлап йөрүче Дмиртрий Соловьев та юлга кузгалды. Бер йөк машинасын КАМАЗ җәмгыяте биргән, аның руле артында — Валерий Пужак.

 

Ә икенче йөк машинасы руле артында тәҗрибәле йөртүче — Виталий Софин. Виталий инде унберенче мәртәбә махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм илтте. Бу юлы аның белән бергә энесе Семен да йөкне озата барды.

— Гуманитар ярдәм илтә баруга бик теләп ризалаштым. Абыем Виталий — тәҗрибәле йөртүче, юлны яхшы белә, шулай булгач, юл куркытмый. Егетләр белән күрешүне дулкынланып көтәм, — диде Семен.

 

Зәйлеләр махсус хәрби операция зонасына барлыгы  290 тонна гуманитар ярдәм илтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев